2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Апаз авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Халыкны төрле сораулар, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарлар да, аяк киеме, җиһаз һ.б. сатып алганда җитешсезлекләр килеп туган очракта хокуклар бозылу турында да борчыды. РФ Хөкүмәтенең «сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 31.12.2020 ел, №2463 карарына төп үзгәрешләр аңлатылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында искә алынды, анда претензияләр үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.