Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.
Ведомство карамагындагы районда үткәрелә торган традицион мониторинглардан тыш, белгечләр академик К. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда һәм Мамадыш шәһәренең «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чаралар үткәрделәр.
Мамадыш шәһәренең академик К. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр һәм көн темасына әңгәмә кордылар. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә, 2021 елда бәйрәм «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында үткәрелә. Экология һәм әйләнә-тирә мохитнең кискен торган проблемалары барыбызны да бу проблеманың глобальлегенә игътибар итәргә өнди. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп төшенчәләре һәм статьялары аңлатылды, товарның (эш, хезмәт күрсәтү) кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуы кулланучының хокукы беркетелгән законның 7 статьясына аерым игътибар бирелде.
Әңгәмә барышында үсеш һәм координация бүлеге белгечләре диңгез тирәлегенең миллионнан артык диңгез хайваннары һәм кошлары һәлак булуына китергән пластик белән пычрануы турында фәнни мәгълүматлар җиткерде.
Җанлы әңгәмә дустанә атмосферада узды, һәр катнашучыга әйләнә-тирә мохитне саклауга үз фикерләрен һәм карашларын белдерергә мөмкинлек бирде. Без бергә планетабызны саклый алабыз!
Чарада катнашучыларның барысына да белгечләр тарафыннан квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде, ә иң актив катнашучылар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасы логотибы төшерелгән блокнотлар һәм ручкалар алды.