1994 елдан башлап, 15 мартта бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, ул БМО эгидасы астында үткәрелә. Һәр ел саен бу көн билгеле бер девиз астында уза.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «Tackling Plastic Pollution» - «Планетаның пластик белән пычрану проблемасын хәл итү» шигаре астында уза.
Үткәрелгән чараның икенче максаты - кулланучыны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә аңа бирелергә тиешле мәгълүматтан файдаланырга өйрәтү.
Нәкъ менә шуңа күрә, шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында, 2021 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, К(И)ФУ студентлары өчен әйләнә-тирә мохитнең пластик белән пычрануына каршы көрәш мәсьәләләре буенча фәнни танып-белү семинары үткәрде.
Чарада катнашучыларга пластикның, шулай ук пластик эшләнмәләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы, шулай ук мөмкин булган барлык тискәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы таләпләре кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуына хокукын беркетә дип искәртә.
Хөрмәтле кулланучылар, әйдәгез, бүген үк инде аңлы рәвештә пластикны куллануны чиклик, чөнки аны кулланмау – ул билгеле бер яшәү рәвеше, ул, сүз уңаеннан, экологиягә булышып кына калмыйча, акчаны янга калдырырга да ярдәм итә, әйтик, бер тапкыр кулланыла торган пластик пакет урынына күп тапкыр кулланыла торган тукыма сумкасы күпкә отышлырак.