Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына ярдәм йөзеннән, оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү кысаларында Түбән Кама шәһәре, Сөембикә ур., 8а адресы буенча урнашкан «Пенная коллекция» эчемлекләр кибетендә, белем бирү учреждениесе янында алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының 25.06.2013 ел, № 938 «Алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актларын тормышка ашыру чаралары турында» карары (алга таба – карар) нигезендә, сәүдә объекты ишегеннән алып белем бирү оешмаларына кергәнчегә кадәр 30 метрдан ким булган зонада (булган очракта) алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.
Контроль чаралар кысаларында 505 л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.