Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре контроль чаралары барышында ел саен легаль булмаган алкогольле продукцияне әйләнештән алалар.
2019-2020 елларда 5401,6 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды (2019 елда-3175л, 2020 елда - 2226,6 литр). Суд карарлары нигезендә тартып алынган алкогольле продукция юкка чыгарылырга тиеш.
РФ Хөкүмәтенең «этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 карары нигезендә, 2020 елда «Росспиртпром» АҖнә 1981,8 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне юк итүгә тапшырылды.
Агымдагы елда элек формалаштырылган гаризалар буенча 1444,26 литр продукция юкка чыгарылды. Моннан тыш, Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча идарәсенә 1922,81 литр продукция юкка чыгаруга әзерлек турында 29 белдерү җибәрелгән.