Кама Тамагы муниципаль районында халык алдында тыңлаулар узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Кама Тамагы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча чара (гавами тыңлаулар) уздырылды.

Чарада Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Кама Тамагы» МБ хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, район бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чараны ачып, Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин, тыңлауларның төп максаты – алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау, дип ассызыклады.

- Әгәр элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында профилактик эш беренче планга чыга, - дип билгеләп үтте ул үзенең докладында.

Чарада катнашучылар игътибарына алкоголь базарында рөхсәт ителмәгән тәртип бозулар һәм аларны булдырмас өчен күрелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерелде.

Фикер алышу диалог режимында узды.

Бизнес һәм район хакимияте вәкилләре үз сорауларын шәхсән бирү, конкрет ситуацияләрне хәл итү, килеп туган сорауларга җавап алу мөмкинлеге алдылар.

Халык тыңлауларын үткәрү практикасының актуальлеген Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов билгеләп үтте.

Нәтиҗә:

Чарага нәтиҗә ясап, Рифат Сөнгатуллин: «контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук бозуларны профилактикалау, ягъни бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле юнәлеш булып тора», дип белдерде.

Утырышта катнашучылар территориаль орган үткәрә торган контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарында контрольне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үттеләр.

Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/-.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International