Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, КФҮнең Минзәлә филиалында кизү тору үткәрде.
Көн саен диярлек һәрберебез товар сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы булып тора. Россия Федерациясе законнары кулланучылар хокукларын шактый ышанычлы яклый. Аның барлык механизмнарыннан файдалана белү, бу законнарның нечкәлекләрен белү һәм практикада куллана белү бик мөһим.
Консультацияләр барышында кулланучылар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар һәм мәгълүмати буклетлар ала алдылар.