Тәтеш шәһәренең КФҮ бинасында чара узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

«Минем документлар» күп функцияле үзәге (КФҮ) - бер тәрәзә форматында гражданнарга иҗтимагый әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатыннан оештырылган вәкаләтле учреждение. Әлеге процедураның мәгънәсе шунда ки, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итү барлык процедураларны да бер инстанциядә үтәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, документларны рәсмиләштерергә яки гаризаны гади генә формада бирү юлы белән хезмәт күрсәтергә, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация алырга мөмкин. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Е.К. Сазонова Тәтеш районы КФҮ филиалы бинасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килүчеләр өчен консультация өстәле үткәрде. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен арттыру, бу гражданнарга үзләренең бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алу хокукын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International