Үзәк китапханә системасында кулланучылар өчен семинар-дежурлык үткәрелде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 15 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында семинар-дежурлык үткәрде.

Катнашучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук бәйрәмнең төп девизы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») турында мәгълүмат бирелде.

2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган Кампания җиде төп принципка юнәлтеләчәк:

* үз-үзеңне тоту модельләрен яңадан карау;

· кирәкмәгән савыттан баш тарту;

* пластик куллануны киметү;

* кабат куллану мөмкин булган төрү материаллары;

· пластикны эшкәртү;

* товарларны ремонтлау;

* пластикны башка материалларга алыштыру.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы таләпләре товарның кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булуына хокукын беркетә.

- Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз яки товар сатып алабыз, димәк, көн саен без барыбыз да кулланучылар булып торабыз, - дип чыгыш ясады Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре. - Практикада, «сатып алучы һәрвакыт хаклы» дигән гыйбарә һәрвакытта да эшләми, һәм, мөгаен, безнең һәркайсыбыз үз куллану хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемне арттыру өстендә эшләргә кирәк.

Чара ахырында хезмәткәрләргә һәм кулланучыларга файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар, шулай ук 2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән продукциягә лаборатор тикшерүләр үткәрү турында мәгълүмати-аналитик материаллар җыентыгы бирелде.

Әлеге семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен традицион булып тора һәм Казан шәһәрендә, шулай ук ведомство карамагындагы муниципаль районнарда яшәүчеләрнең кулланучылар белемен арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International