15 март көнне «Арзан» сәүдә үзәгендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чираттагы уртак чара узды.
2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» дип атала.
XXI гасыр - югары технологияләр гасыры гына түгел, глобаль экологик проблемалар заманы да. Шуларның берсе - әйләнә-тирә мохитне төрле пластик һәм полиэтилен пакетлар белән пычрату проблемасы. Төрле чыганаклар буенча бүгенге көндә пластик продукция барлык көнкүреш калдыкларының 40%ын тәшкил итә. Бу гаҗәп тә түгел. Элек кибет киштәләрендә товарлар кәгазь төргәкләрдә һәм пыяла савытларда була иде. Хәзер исә бу товарларны заманча төргәкләрдә, ягъни пластик шешәләрдә, пленкада һәм төрле пакетларда күрәбез. Һәркем килешәднр, бу җиңел, уңайлы, арзан, тик экологик яктан гына зыянлы. Чөнки төргәкләү чүп-чарының күп өлеше гөмумән таркалмый яки озак вакыт таркала.
Россиядә әйләнә-тирә мохитнең антропоген пычрану чыганагы буларак пластик калдыклар проблемасы бүген бик актуаль. Безнең илдә мондый калдыкларны эшкәртү алымы начар үсеш алган. Алар, кеше тормышы калдыкларының төп өлеше (90-95%) кебек үк, чүп-чар полигоннарына һәм чүплекләргә чыгарыла, анда гасырлар буе җирне, суны һәм һаваны агулый. Һәм бу безнең шәһәр тирә-юнендәге санкцияләнмәгән чүплекләрне исәпкә алмаганда. Нәтиҗәләр аяныч: безнең ил чүп-чар таулары белән үсә бара.
Пластмасса яки пластик материал, аның нигезен синтетик яки табигый югары молекуляр кушылмалар (полимерлар) тәшкил итә. «Пластмасса» исеме бу материалларның җылыну һәм басым тәэсирендә суыту яки суытудан соң формалашырга һәм сакларга сәләтле булуын аңлата. Башка сүзләр белән әйткәндә, пластик — ят табигый материал, ул нефть продуктларыннан ясалма юл белән синтезлап җитештерелә. Пластикның төрләре күп булган кебек, аны җитештерү дә бик зур күләмдә. Төп проблема шунда ки, пластик табигый юл белән таркала алмый. Пластик таркалуы уннарча елга сузылырга мөмкин, әйтик, пластик шешә 450-1000 елга кадәр; полиэтилен пакет 10-100 ел дәвамында таркала, шуңа күрә бөтен дөнья буенча күп кенә илләр гадәти пакетлардан баш тарткан, аларны кәгазь яки тукыма сумкаларга алыштырган. Ә суда булган пластик җирдәге белән чагыштырганда тагын да озаграк таркала. Моннан тыш, ул диңгездә яшәүчеләр өчен үлем куркынычы буларак та яный.
Чара комплекслы иде: кулланучылар өчен түгәрәк өстәл, татар һәм рус телләрендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм бөтен планетаның пластик материаллар белән пычрану проблемалары турында радиотапшырулар, шулай ук «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дигән темага буклетлар тарату белән дәвам итте. Эшмәкәрләр белән законнардагы үзгәрешләр, кием сату мәсьәләләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды, чөнки агымдагы 2021 елда маркировкалау системасына кием-салым, эчке кием, велосипедлар, су, сөт һәм башка товарлар керәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон гамәлдә булган елларда гражданнарыбызның үзләренең кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау мөмкинлеге турындагы белемнәре сизелерлек артты. Кулланучылар хокукларын яклау нәтиҗәлелеге дә шактый артуы күзәтелә. Товар һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең күпчелеге, дөрес төзелгән дәгъваларны күргәндә, эшне судка җиткермәскә тырышалар һәм кулланучыларның законлы таләпләрен судка кадәр тәртиптә канәгатьләндерәләр.