«Арча» радиосында туры эфир узды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Арча» радиосының турыдан-туры эфирына кунак итеп чакырылды.

Радиотапшырулар эфирында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихына, территориаль органга кергән мөрәҗәгатьләр, кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы турында, җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы гамәлләре алгоритмы турында, билгеләнгән планнар һәм үткәрелгән чаралар турында һ.б. сораулар бирелде.

Радиоэфирда тыңлаучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны белү буенча викторина үткәрелде. Барлык сорауларга да җавап биргән җиңүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы логотиплары төшерелгән флешкалар тапшырылды.

Җиңүчеләр һәм «Арча» радиосының алып баручысы Гөлнара Ситдыйкова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә истәлекле бүләкләр тапшырганнары өчен, ә эфир кунагына кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткергән өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International