Әлмәт буенча «Кулланучылар экспрессы» узды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

«Кулланучылар экспрессы» хокукларны ачыкларга ярдәм итте. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Әлмәт буенча махсус автобус үтте, һәм аның һәр пассажиры түләүсез консультациягә эләгә алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова тематик буклетлар - белешмәлекләр тараттылар, теге яки бу товарны, хезмәт күрсәтүне ничек дөрес сайларга һәм сыйфатсыз продуктны кире кайтару өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклеген аңлаттылар. Әлеге акция бүлек хезмәткәрләре тарафыннан җиденче ел рәттән үткәрелә, монда потенциаль сатып алучыларга һәм сатучыларга кулланучылар базарында законнарны үтәү кирәклеге турында искә төшерәләр. «Кулланучылар экспрессы» шәһәр урамнары буйлап узды, пассажирларга «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр, буклетлар тапшырылды.

Чара турында сюжетны ЮВТ 24телевидениесе каналында түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

https://almetievsk-ru.ru/news/novosti-almetevska/po-almetevsku-proekhal-potrebitelskiy-ekspress

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International