Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне чаралары гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән бәйле традицион эш рәвешләрен күздә тота. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, Түбән Кама шәһәренең 9 нчы микрорайоны ТТС рәисе белән берлектә пенсионерлар белән очрашу оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» аеруча өлкән буын кешеләренә аңлаешлы. Хәзерге җәмгыятьтә экология темасына кагылышлы сораулар ешрак күтәрелә. Бу сәнәгать калдыклары һәм газлары белән һаваны, җирне пычрату да, сулыкларның пычрану да, шулай ук чүп-чар һәм калдыкларны утильләштерү проблемасы да. Икенчел чимал эшкәртүгә җибәрелсен өчен, кулланучының өлеше чүпне сортларга аерудан гыйбарәт булырга мөмкин. Әңгәмә барышында очрашуда катнашучыларның барысы да диярлек актив тормыш позициясе булуы һәм чүп-чарны аерым җыю буенча илкүләм проектта катнашуы ачыкланды. Пластик пакетлардан баш тарту яки аларны куллануны киметү чүп-чар санын сизелерлек киметәчәк һәм экологик хәлне яхшыртачак.
Алга таба, өлкән яшьтәге гражданнар эләгә торган хәлләрне кисәтү һәм минимальләштерү, кулланучылар белемен арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау максатыннан, мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, бүлек белгече тарафыннан өйдә һәм дистанцион ысул белән товарлар сатып алу мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Очрашу ахырында һәр катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән буклетлар һәм брошюралар алды.