«Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» темасына рәсем конкурсы

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү һәм кулланучылар хокукларын яклау системасының төбәк форумына әзерлек кысаларында мәктәп укучылары арасында "Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага рәсем конкурсы оештырды.

Конкурста катнашкан балаларның яше 8 яшьтән 16 яшькә кадәр. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейны аерым билгеләп үтәргә кирәк, алар  35 рәсем тәкъдим итте, Шулай ук Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан урта мәктәбе, Яшел Үзән муниципаль районының Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да актив катнашты.

Рәсемнәр тематикасы төрле иде: «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне», «Кулланучылар хокукларын яклау көне», «Товар турында мәгълүмат» «Правдосудие», «Правда нашего времени», «Бәяләрне чагыштырып карагыз, сыйфатын тикшерегез», «Яраклылык вакытын тикшер» һ.б. Бәйгегә барлыгы 70 тән артык рәсем килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International