Кулланучылар хокукларын балачактан ук өйрәнергә һәм гомер буе белем запасын тулыландырырга кирәк

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары белән «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Дәреснең төп өлешендә балаларга кулланучылар хәрәкәте барлыкка килү тарихы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, аларның хокукларын яклау, товарны алыштыру шартлары, кире кайтарылырга яки алышынырга тиеш булмаган сыйфатлы озак сроклы кулланудагы товарлар һәм азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде «кулланучы», «башкаручы», «хезмәт итү срогы», «яраклылык срогы», «гарантия срогы» кебек төшенчәләрнең асылы аңлатылды. Мисал итеп тормышта сыйфатсыз товарлар проблемасы килеп туган хәлләр каралды. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада этаплары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International