Язга әзерләнәбез: кулланучы утырту материаллары турында нәрсәләр белергә тиеш?

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2011 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Унисем» сәүдә комплексы территориясендә Казан ш., Журналистлар ур., 99 йорт адресы буенча кизү тору үткәрде.

Сатып алучылар, эшмәкәрләр, сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренә аңлатма бирелде.

Тыңлаучылар игътибары чәчү һәм утырту материалын, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын, шулай ук бакча инвентаре һәм йорт өчен товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларына юнәлтелде.

Товарларны сату-алу процедураларын тормышка ашырганда кулланучылар һәм сатучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр, конкрет хәлләр һәм сатучыларның сатып алучы таләпләре буенча сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны алыштыру яки кире кайтару буенча гамәлләре каралды. Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International