18.03.21 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече азык-төлек кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Чара дәвамында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;
* килешүне рәсмиләштерү;
* товарга түләү тәртибе;
* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;
· сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.