Балык Бистәсе районында профилактик чаралар үткәрелде

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар белемен арттыру буенча, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Катнашучылар Россия Федерациясе Граждан кодексының «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы карары һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нормалары, «этил спиртын җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар, һәм башка мәсьәләләр каралды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.

Хезмәткәрләр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрделәр -гипермаркетлар мегаполисларда яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, авылда еш кына кулланучылар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алырга мөрәҗәгать иткән берничә авыл кибете генә бар. Тәкъдим ителә торган продукциянең ассортиментының киң булуы гына түгел, бәяләр дә мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына кагыла, шулай ук Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция, сыра һәм сыра продукциясе тәкъдим ителеше, сыраны маркировкалау буенча эксперимент үткәрү барышы турында мәгълүмат анализланды.

Агымдагы хәлне исәпкә алып, семинар барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне үтәп үткәрелде, коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, хезмәткәрләргә индивидуаль саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International