Гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 19 мартында Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.

Кабул итүгә килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сораулар, товарларны кире кайтару сроклары, тиешле сыйфаттагы товарлар турында сораулар, икенче көнне яраклылык вакыты чыккан товар сатылган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Законнар нигезләмәләрен аңлату барышында алар бер үк вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Мисал рәвешендә төрле конфликтлы ситуацияләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International