Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халык һәм хуҗалык итүче объектлар белән аңлату эшләре алып бару, ул кулланучылар белемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
2021 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр Т.М. Гаффарованың сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату эшләре үткәрде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре»нең төп нигезләмәләре аңлатылды. Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге; кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары ачыкланды.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал - белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.