ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына алына торган мөрәҗәгатьләрнең спектры бик киң һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алу кебек мәсьәләләрне дә үз эченә ала.
Сыйфатсыз куелган балкон ишекләре, тәрәзәләр, нинди дә булса җитешсезлеге булган суыткыч яисә нинди дә булса параметрлары буенча сатып алучыга туры килми торган товар сатып алу – боларның барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренең эш предметы була ала. Бу өлкәдә төп юнәлеш – мөмкин булган тәртип бозуларны кисәтү, ә аларны ачыклау очрагында – ирекле (судка кадәрге) тәртиптә аларны бетерү.
Еш кына сатып алучылар безгә сатып алынган товарны алыштыру яки кире кайтару буенча дәгъваларының үтәлмәве аркасында мөрәҗәгать итә.
Бу юлы да шулай килеп чыкты. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә ноябрь аенда каталог буенча караватка заказ биргән гражданка А. мөрәҗәгать итте, ләкин мөрәҗәгать иткән вакытта һәм март аена булган торышында сатып алучы товарны кабул итеп алган вакытта ачыкланган җитешсезлекләр бетерелмәгән иде. Моннан тыш, сатучы кулланучыда барлыкка килгән проблемаларны хәл итәргә теләмәвен дә күрсәткән.
Казан территориаль органы белгече тарафыннан икенче язма дәгъва төзелде. Анда «кКулланучыларның хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 18, 19 статьялары нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы, үз теләге белән, сатып алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә хокуклы. Товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы, кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен, законда билгеләнгән срокта, үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Законның 22 статьясы нигезендә, кулланучының акчаны кире кайтару турындагы таләбе сатучы тарафыннан аны тапшырган көннән соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Әлеге срокны бозган өчен сатучы кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә түләүне кайтару срогы чыккан һәр көн өчен неустойка (пеня) түли (Законның 23 статьясы).
Кулланучының законлы таләпләре канәгатьләндерелер дип ышанабыз.