Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы «сыйфатсыз телефон» темасына халык арасында анкета үткәрде.
Сораштыруда барлыгы 78 кеше катнашкан.
Бүген безнең һәркайсыбыз кәрәзле телефоннан файдалана. Сатып алучы кәрәзле телефон сатып алганда сатып алынган телефонның эшкә сәләтле булуына инанырга, товарның фирма исеме һәм җитештерүченең адресы, гарантия срогы һәм шартлары турында зарури мәгълүмат булуына игътибар итәргә, телефоннан файдалану буенча күрсәтмә белән танышырга тиеш.
Әмма, сатып алынган кәрәзле телефон үз хуҗасына һәрвакытта да ышанычлы хезмәт итми.
«Телефон сайлаган вакытта нәрсәләргә таянып эш итәсез? Телефонны каян сатып алуны өстен күрәсез?» дигән сорауларга ресондентларның күпчелеге (45%) иң мөһим таләп – бренд, дип җавап биргән, алар телефонны интернет кибетләреннән сатып ала икән. Сораштыруда катнашучыларның 30%ы фикеренчә, иң төп таләп – телефонның сыйфаты, һәм алар аны элемтә салоннарыннан сатып ала. Җавапларның башка вариантлары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленде: дуслар, якыннар киңәше буенча – 14%, шәхси куллану тәҗрибәсе – 6%, «башка» вариант – 5%.
«Яңа мобиль телефонны нинди ешлык белән сатып аласыз?» дигән сорауга бирегән җаваплар статистикасы:
А) елга бер тапкыр һәм ешрак – 30%
В) ике-өч елга бер тапкыр – 51%
С) шәхси җавап варианты – 19%
Кызганыч, әмма респондентларның 49%ы сыйфатсыз телефон сатып алган, ә 51% очракта кулланучыларга сыйфатлы телефон эләккән.
Анкета күрсәткәнчә, респондентларның 39%ы сатучыга телефон сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. 12%ы дәгъва белән мөрәҗәгать итмәгән. Респондентларның 49%ы сатып алынган кәрәзле телефонның сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, әмма бу мәсьәлә хәл ителмәгән.