Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының бүлекчәсенә сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда озату документларыннан башка булу-булмавы турында кулланучылардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның март ае дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр буенча ике административ тикшерү үткәрде. Арча һәм Кукмара районнары территориясендә урнашкан шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыраны товар-транспорт накладнойлары булмаган килеш һәм ярашлылык турында декларациясез сату фактлары ачыкланды. Барлыгы 112,04 л. сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алкогольле продукция әйләнеше өчен җаваплы вазыйфаи затлар административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылды.