ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә республика территориясендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр сатучы ваклап сату оешмалары белән очраштылар. Чара Татарстан Республикасы җәмәгать кабул итү бүлмәсе штабында узды.

Тэги: сыра продукциясе сыра кегларын маркировкалау эксперимент

5
март, 2024 ел
сишәмбе

Игътибар итегез, 2024 елның 5 мартында сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләр һәм кегага салынган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең хәрәкәтен күзәтү буенча эксперимент үткәрү буенча методик киңәшләргә үзгәрешләр кертелде.

Тэги: сыра продукциясе Эксперимент

20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Сыра базарында катнашучыларга искәртәбез, эксперимент кысаларында республиканың сәүдә челтәрендә 2024 елның 15 февраленнән әйләнештә бары тик хәрәкәте турында мәгълүмат (җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр) МТ ГИСта тулы күләмдә чагылдырылган кеглардагы сыра продукциясе генә булырга мөмкин.

Тэги: сыра продукциясе сыра кегларын маркировкалау Эксперимент

30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 15 гыйнварыннан ваклап сату кибетләре һәм гомуми туклану учреждениеләре идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына агызыла торган сыра сату турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккечә, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (БДАМС) хисап бирергә кирәк.

Тэги: сыра продукциясе сыра, эксперимент

15
август, 2022 ел
дүшәмбе

«Кега» транспорт тарарындагы продукцияне махсус маркалар белән маркировкалау буенча 2020 елның 1 апрелендә старт алган республика Эксперименты дәвам итә.

Эксперимент үзенең нәтиҗәлелеген ел саен җитештерү үсеше һәм сыра продукциясен ваклап сату күләмнәренең артуы белән раслый.

Әлеге Эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе «кега» транспорт тарасында махсус маркалар белән маркировкаланган очракта гына сату рөхсәт ителә.

Тэги: сыра продукциясе сыра продукциясен маркировкалау эксперимент

11
февраль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында Спас районына барып кайттылар.

Тэги: сыра продукциясе алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 27 октябренә “кега” транспорт тарасында китерелә торган маркировкаланган сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 55 предприятие (44 оешма) тарафыннан җитештерелә.

Тэги: сыра продукциясе сыра кегларын маркировкалау маркировкалау

24
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 24 августына «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерү, төяп җибәрү һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) чагылдыру Экспериментында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 50 дән артык предприятие катнаша.

«Гознак» АҖ сыра продукциясен маркировкалау экспериментында катнашучылар адресына 2,1 млн. данә махсус марка төяп озаткан.

Тэги: сыра продукциясе маркировка

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының бүлекчәсенә сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда озату документларыннан башка булу-булмавы турында кулланучылардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның март ае дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр буенча ике административ тикшерү үткәрде.

Тэги: сыра продукциясе

19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси эшмәкәрләргә, БДАМС системасы аша барлык сатуларны мәҗбүри теркәүне исәпкә алып, сыра, сидр, медовуха һәм башка эчемлекләрне генә сатарга рөхсәт ителә. Югыйсә, БДАМСсыз сыра саткан өчен штраф салына.

17 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, бирелгән вәкаләтләр кысаларында, Мөслим муниципаль районының Түбән Табын авылында урнашкан кибеттә «Халык контроле» ТР ДМСна кергән гариза буенча тикшерү үткәрде.

Тэги: сыра продукциясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International