2021 елгның 24 августына транспорт тарасында сыра продукциясен маркировкалау Экспериментының барышы турында

2021 елның 24 августы, сишәмбе

2021 елның 24 августына «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерү, төяп җибәрү һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) чагылдыру Экспериментында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 50 дән артык предприятие катнаша.

«Гознак» АҖ сыра продукциясен маркировкалау экспериментында катнашучылар адресына 2,1 млн. данә махсус марка төяп озаткан.

Маркировкаланган «кег»ларны 60 тан артык күпләп сату һәм 2700 берәмләп сату оешмасына китерәләр.

Көн саен сайлап алу мониторингы мәгълүматлары буенча, маркировкаланган сыра продукциясе Татарстан Республикасының төрле сыра сатучы барлык ваклап сату сәүдә объектларында диярлек бар.

 «Кега» транспорт тарарасында җитештерелә торган сыра продукциясен җитештерү, аның әйләнеше һәм ваклап сату турында БДАМСтан хисап формаларын эшләү буенча Росалкогольрегулирование белән уртак эш дәвам итә.

Бүгенге көндә БДАМС ярдәмендә җитештерүчедән алып ваклап сату челтәрендә сатуга кадәр продукция хәрәкәтенең бөтен чылбырын тикшерергә техник мөмкинлек бар.

«Кега» транспорт тарасында җибәрелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха маркировкалау буенча Татарстан Республикасында үткәрелә торган Эксперимент нәтиҗәлелеге җитештерүнең үсүе һәм сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәренең артуы белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International