Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә республика территориясендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр сатучы ваклап сату оешмалары белән очраштылар. Чара Татарстан Республикасы җәмәгать кабул итү бүлмәсе штабында узды.
Идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасында сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнешен чагылдыру буенча күп санлы мәсьәләләр белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүмати материалларны урнаштырабыз:
Сыра базарында катнашучыларга искәртәбез, эксперимент кысаларында республиканың сәүдә челтәрендә 2024 елның 15 февраленнән әйләнештә бары тик хәрәкәте турында мәгълүмат (җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр) МТ ГИСта тулы күләмдә чагылдырылган кеглардагы сыра продукциясе генә булырга мөмкин.
2024 елның 15 гыйнварыннан ваклап сату кибетләре һәм гомуми туклану учреждениеләре идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына агызыла торган сыра сату турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккечә, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (БДАМСка) хисап бирергә кирәк.
Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында җитештерелә торган идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат тапшырып, сыра продукциясе хәрәкәтен күзәтеп баруны тәэмин итү буенча экспериментны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бүгенге көндә экспериментта Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә 620дән артык хуҗалык итүче субъект катнаша.
Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрнең һәм «кега» транспорт тарасында тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең хәрәкәтен күзәтү буенча экспериментта теркәлү турында дөрес булмаган белдерүләр белән бәйле рәвештә, аларның әйләнешенең барлык этапларында, гаризаларны рәсмиләштергәндә барлыкка килгән типик хаталар буенча күп санлы сораулар килә. Түбәндәге сылтама буенча гаризалар рәсмиләштерү турында белешмәләр урнаштырылган: https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_3976501.pdf
Казан шәһәре Совет районы эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова һәм «Янтарь» ҖЧҖ техник ярдәм җитәкчесе катнашында индивидуаль эшкуарлар һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.
БДАМСта шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннары адресларын өстәү турында.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова һәм «Янтарь» ҖЧҖ техник ярдәм җитәкчесе катнашында шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми порталының «Эшчәнлек» бүлегендә, «01.04.2023 елдан сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлегендә «Маркировкаланган сыраны һәм аз алкогольле эчемлекләрне кегларда кайтару» инструкциясе урнаштырылган https://gosalcogol.tatarstan.ru/metodicheskie-rekomendatsii.htm?pub_id=3910152.htm
Югарыда күрсәтелгән документка үзгәрешләр кертү буенча барлыкка килгән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча электрон почта адресына мөрәҗәгать итәргә мумкин: Svetlana.Gruzdeva@tatar.ru (контактлы зат Груздева Светлана Александровна, тел. (843) 278-92-08).