Казанның Совет районы хакимиятендә алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды

2023 елның 1 декабре, җомга

Казан шәһәре Совет районы эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова һәм «Янтарь» ҖЧҖ техник ярдәм җитәкчесе катнашында индивидуаль эшкуарлар һәм юридик затлар – алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.

Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- алкоголь продукциясен ваклап сату һәм сыра, сыра эчемлекләрен маркировкалау, алкоголь базарындагы хәл;

- хуҗалык субъектларының сыра хәрәкәтен «Честный знак» маркировкалау системасы белән эзләү буенча экспериментта катнашуы мәсьәләсе.

Хуҗалык итүче субъектларга сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм «кега» транспорт тарасында тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре хәрәкәтенең эзләнүчәнлеге буенча экспериментта катнашучыларның Татарстан Республикасында аларның әйләнешенең барлык этапларында маркировкаланган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр белән эшләгәндә һәм МТ ГИСта мәгълүмат биргәндә гамәлләре аңлатылды.

Очрашу барышында катнашучыларга кирәкле мәгълүмат бирелде, килгән барлык сорауларга аңлатмалар бирелде, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның проблемалы мәсьәләләре буенча индивидуаль консультация үткәрелде. РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 ел, 2173 номерлы «Сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен һәм мәҗбүри товарлар әйләнешен күзәтү буенча дәүләт мәгълүмати системасын кертү үзенчәлекләрен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә маркировкалау, сыра, сыра нигезендә ясалган эчемлекләр һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренә карата «Честный знак» системасы эше белән бәйле техник мәсьәләләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International