Эшмәкәрләргә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләрне мәҗбүри маркировкалауны эшләтеп җибәрү этаплары турында сөйләделәр

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә республика территориясендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр сатучы ваклап сату оешмалары белән очраштылар. Чара Татарстан Республикасы җәмәгать кабул итү бүлмәсе штабында узды.

Очрашуда маркирвокаланган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр белән ваклап сату нокталарында эшләү һәм ваклап сату звеносы өчен мәҗбүри маркировкалауны башлау этабы кебек мәсьәләләр каралды.

Катнашучыларга түбәндәге сораулар буенча аңлатмалар бирелде:

- кегларга тутырылган сыраны сатуда ваклап сату предприятиеләре эшенең адымлы схемасы;

- быелның 1 июненнән контроль-касса техникасы аша кулланучылар упаковкасына салынган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләрне мәҗбүри рәвештә әйләнештән чыгару турында;

- кегалы сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр салынган ваклап сату предприятиеләренә өлешчә чыгу белән ничек эшләргә кирәклеге турында.

Моннан тыш, очрашуда катнашучыларга Татарстанда кегаларга салынган сыраның эзләнүчәнлеген тәэмин итү буенча үткәрелгән эксперимент һәм аның процедуралары турында мәгълүмат җиткерелде.

Республика территориясендә кегалы сыра продукциясе әйләнешен гамәлгә ашыручы җитештерүчеләргә, күмәртәләп һәм ваклап сату оешмаларына эксперименталь режимда сыра һәм аз алкогольле эчемлекләрне маркировкалау механизмнарын, мондый продукциянең хәрәкәтен идентификацияләү һәм күзәтү чараларын мәгълүмати мониторинг системасында эшләп чыгарырга киңәш ителә.

Тәкъдим ителгән презентация Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында урнаштырылды:

https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4147421.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International