Сыра продукциясе базарында катнашучылар игътибарына

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Сыра базарында катнашучыларга искәртәбез, эксперимент кысаларында республиканың сәүдә челтәрендә 2024 елның 15 февраленнән әйләнештә бары тик хәрәкәте турында мәгълүмат (җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр) МТ ГИСта тулы күләмдә чагылдырылган кеглардагы сыра продукциясе генә булырга мөмкин.

«Прогресс» компаниясе ҖЧҖ игътибарга telegram-ботта кранга куюдан алып кассада сатуга кадәр тулы цикллы сыра сатуны гамәлгә ашыру турында карар тәкъдим итә.

Тәкъдим турында Видео-ролик Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталының «Эшчәнлек» бүлегендә, «2023 елның 1 апреленнән сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлегендә урнаштырылган: https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4081593.mp4

Сыраны маркировкалау буенча эксперимент үткәрүгә кагылышлы барлык мәгълүмати материаллар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең, «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ, системалы интеграция өлкәсендә комплекслы чишелешләр күрсәтүче интеграторларның контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «2023 елның 1 апреленнән сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлегендә урнаштырылган:  https://gosalcogol.tatarstan.ru/rus/eksperiment-po-markirovke-piva-s-01042023g.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International