Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында җитештерелә торган идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат тапшырып, сыра продукциясе хәрәкәтен күзәтеп баруны тәэмин итү буенча экспериментны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бүгенге көндә экспериментта Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә 620дән артык хуҗалык итүче субъект катнаша.
Республика экспериментының нәтиҗәләре Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектының нигезенә салынган инде, ул хәзерге вакытта регламентлы процедуралар үтә һәм 2024 елның 1 апреленнән МТ ГИС Россия Федерациясе сыра базарында катнашучыларның барысы да кегага салынган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләрнең тулы әйләнеше турында мәгълүмат бирүне күздә тота.
Эксперимент кысаларында республиканың сәүдә челтәрендә 15.02.2024 елдан әйләнештә бары тик кегалы сыра продукциясе генә булырга мөмкин, аның хәрәкәте турында мәгълүмат (җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр) МТ ГИСта тулы күләмдә чагылдырылган.
Республика территориясендә кегларда сыра продукциясе әйләнешен гамәлгә ашыручы җитештерүче предприятиеләргә, күмәртәләп һәм ваклап сату оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә кыска вакыт эчендә сыраны маркировкалау буенча экспериментта катнашучы буларак теркәлергә һәм МТ ГИСында сыра продукциясен эзләп табуны тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыра башларга кирәк.
Эксперимент үткәрүгә кагылышлы барлык мәгълүмати материаллар, шул исәптән теркәү буенча инструкцияләр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Сыраны маркировкалау буенча эксперимент 01.04.2023» бүлегендә урнаштырылган:
https://gosalcogol.tatarstan.ru/rus/eksperiment-po-markirovke-piva-s-01042023g.htm