Контроль чаралар барышында 80 литрдан артык сыра сатудан алынды

2022 елның 11 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында Спас районына барып кайттылар.

Аграмаковка авылы кибетендә тикшерү барышында 66 полимер шешәгә тутырылган, бер нинди дә документлары булмаган сыра ачыкланган. Моннан тыш, гражданка Г. кибеттә шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшчәнлек башкарган, бу закон бозу дип санала.

Гамәлдәге законнар нигезендә 84,9 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International