«Кега» транспорт тарарындагы продукцияне махсус маркалар белән маркировкалау буенча 2020 елның 1 апрелендә старт алган республика Эксперименты дәвам итә.
Эксперимент үзенең нәтиҗәлелеген ел саен җитештерү үсеше һәм сыра продукциясен ваклап сату күләмнәренең артуы белән раслый.
Әлеге Эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе «кега» транспорт тарасында махсус маркалар белән маркировкаланган очракта гына сату рөхсәт ителә.
2022 елның 15 августына анда сыра продукциясен җитештерүче 128 предприятие катнаша, махсус маркалар әзерләүгә 73 предприятие «Гознак» АҖ белән шартнамәләр төзеде, 71 предприятие - 3,0 млн данә махсус маркалар алды. Республиканың ваклап сату челтәренә Россия Федерациясенең 21 регионыннан 61 предприятие маркировкаланган сыра продукциясен ваклап сату, чагылдыру белән шөгыльләнә.
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасының сәүдә объектларында мониторинг барышында маркировкасыз сыра продукциясе китерелүе дәвам итүе ачыкланды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе экспериментта катнашмаган предприятиеләргә аны тормышка ашыруга тулысынча кушылырга тәкъдим итә: маркировкаланган продукцияне ваклап сатарга, БДАМСка маркировкаланган продукция җитештерү турында мәгълүмат кертүне тәэмин итәргә һәм Татарстан Республикасы территориясенә маркировкаланган продукция китерүне гамәлгә ашырырга.
Эксперименталь проект аның нәтиҗәлелеген бәяләгәннән соң тәмамланачак.