25.03.2021. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Казан шәһәре, Ноксинский спуск ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан «Разливное» дипп исемләнгән эчемлекләр кибетендә административ тикшерү кысаларында, белем бирү учреждениесе янында алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актларын үтәү чаралары турында» 29.05.2013 ел, №5024 карары нигезендә, сәүдә объекты ишегеннән белем бирү оешмаларына кергәнчегә кадәр 50 метрдан ким булмаган зонада алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.
Контроль чаралар кысаларында 250 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.