Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин, территориаль органның контроль-инспекция бүлеге начальнигы Альфред Әхмәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча бүлеге, бизнес - җәмәгатьчелек, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында районның авыл торак пунктларында легаль булмаган әйләнешне лицензияләү, булдырмау, алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештергәннәрен дә сату мәсьәләләре каралды.
Татьяна Хәбибуллина үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның ведомствоара утырышлар үткәргәндә, республиканың алкоголь базарында килеп туган хәлләрне исәпкә алып, нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләрен җиткерде.
Чара йомгаклары буенча бурычлар куелды, аларга ирешү өчен чаралар һәм сроклар билгеләнде, җаваплы затлар аталды.