Арча шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чара узды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Арча районы КФҮ филиалы бинасында килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрде.

Чараның максаты - шәһәр халкына товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәтелгәндә) кешеләр очраша торган иң актуаль проблемалар турында хәбәр итү, кулланучылар белемен арттыру. Консультация вакытында 11 граждан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте, алар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай ук гражданнарга кулланучылар хокукы Законы нигезләре, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару юллары аңлатылды.

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International