Әгерҗе шәһәрендә полиция бүлеге белән алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча уртак чаралар үткәрелде. Әйтик, 2021 елның 18 мартында 9 сәгать 30 минутта Гоголь урамы, 5ж адресы буенча урнашкан «Арбат» кибетендә ваклап сату вакытын чикләү чорында алкогольле продукцияне сату факты билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 ел, №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы ст. 1 п. нигезендә 22-00 сәгатьтән 10-00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен сату тыела.
Тиешле тәртипне бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аны карап тикшерү өчен ведомствога җибәрелде.