Авылда хокукый белемнәрне арттырабыз

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гариза буенча үткәрелгән контроль чарадан соң Менделеевск муниципаль районының авыл җирлекләренең берсендә урнашкан азык-төлек кибетендә әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү һәм эшмәкәргә 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән сәүдә өлкәсендәге яңа закон актларын җиткерү.

Шулай ук катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында кирәкле мәгълүматларның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International