Азык-төлек кибетендә укыту семинары үткәрелде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

2021 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә кулланучылар белемен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.

Катнашучылар Россия Федерациясе Граждан кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы карары һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нормалары, «Этил спиртын җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар, башка мәсьәләләр дә каралды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре турында киңәш-табыш бирелде. Шул исәптән кулланучылар базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр каралды.

Агымдагы хәлне исәпкә алып, семинар барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне үтәп үткәрелде, коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, хезмәткәрләргә индивидуаль саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International