Алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алу турында

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә, закон бозучылардан 283,075 литр күләмендә алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды.

Баулы районы Мәскәү - Чиләбе трассасының 1277 километрында алкогольле продукция әйләнеше факты ачыкланды, аерым алганда, гражданин П. ВАЗ-21093 маркалы шәхси машинасында 0,5 литр сыешлы «Родник Сибири» этикеткасы белән, федераль махсус маркалар белән маркировкаланмаган 240 шешә (120 литр) аракы ташу очрагы теркәлде. Гражданинга карата Россия Федерациясе территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукцияне, шул исәптән Евразия икътисадый берлеге товары булган продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турындагы законнар нигезендә, маркировкаланмаган алкогольле продукцияне күчеререп йөртү факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Баулы районының Кызыл Яр авылында урнашкан кибеттә хосусый эшмәкәр Г. киң ассортиментта алкогольле продукцияне лицензиясез генә сату оештырган. Болар: җиде атамадагы аракы, ликер, шәраб, шампан шәрабы. Моннан тыш, шул ук кибеттә җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы документларсыз гына җиде төрдәге сыра сату фвкты да ачыкланган. Әлеге сәүдә объектында алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме 163,075 литр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International