Яшь кулланучылар өчен дәрес үткәрелде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре 64 нче гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына багышланган класстан тыш дәрес үткәрде.

Башлангыч сыйныф укучылары 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп төшенчәләрен өйрәнделәр: «кулланучы», «җитештерүче», «товар», «базар», «хезмәт күрсәтү» һ.б. Моннан тыш, чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләре белән таныштылар. Аңлаешлы булсын өчен практикадан мисаллар китерелде.

Җанлы әңгәмә дустанә атмосферада узды, һәр катнашучыга үз фикерен һәм уйларын белдерергә мөмкинлек бирелде.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде, ә иң актив катнашучылар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы ярдәмче программасы логотибы төшерелгән блокнотлар һәм ручкалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International