2021 елның 6 апрелендә Казан территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына визит кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучылар белемен арттыру, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Катнашучылар Россия Федерациясе Граждан кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 ел, №1982 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм «Ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында», «Этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар, чара дәвамында башка мәсьәләләр дә каралды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан дежур тору барышында кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Агымдагы хәлне исәпкә алып, семинар барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне исәпкә алып үткәрелде, коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, хезмәткәрләргә индивидуаль саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук, белгеч социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде - гипермаркетлар мегаполисларда яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, авылларда еш кына кулланучылар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алырга мөрәҗәгать иткән берничә авыл кибете генә бар. Тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментының киң булуы гына түгел, бәяләр дә мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләргә кагыла.