Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы булдырылды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелде.

2020 ел өчен һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен, электрон мактау тактасы турындагы Нигезләмә нигезендә, 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде.

Карар кандидатларның формалаштырылган рейтингын исәпкә алып кабул ителде.

Кандидатлар рейтингы дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләүнең расланган Методикасы буенча формалаштырылды. Бәяләү ике этапта үткәрелде.

Беренче этапта ачык интернет-тавыш бирү оештырылды.

«Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» сайтында хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырылган иде. Тавыш бирүдә һәр катнашучы 3 кандидатны сайларга тиеш иде.

Методика буенча, тавыш саны балларга күчерелде. Һәр 20 тавыш өчен кандидатка 1 балл, әмма тулаем 50 баллдан да артмады.

Икенче этапта кандидатлар тәкъдим иткән материаллар эксперт төркеме әгъзалары тарафыннан карап тикшерелде һәм бәяләнде.

Экспертлар кандидатларны аларның һөнәри казанышлары, республика күләм чараларны оештыру, норматив хокукый актлар эшләү, проектларны  тормышка ашыру, белем бирү программаларында катнашу, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга акча җәлеп итү яки бюджет чыгымнарын киметү буенча бәяләделәр.

Экспертлар тарафыннан куелган тавыш бирү баллары һәм баллар суммалашты. Гомуми балл нигезендә кандидатлар рейтингы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International