2011 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Росспиртпром» АҖ вәкилләренә 700 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тапшырылды. Продукция легаль булмаган әйләнештән алынган иде һәм суд карарлары буенча ул юкка чыгарылырга тиеш.