Нәрсә эшләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Кулланучы буларак үз хокукларыңны ничек якларга? Еш кына көнкүреш техникасы, электроника һәм хәтта көндәлек кулланыштагы товарлар сатып алу кулланучы өчен катлаулы хәл, кайчакта аңа мондый сорауларга җавап эзләргә туры килә. Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм иминлеге турындагы сораулар дәүләт ягыннан да, гади кулланучылар ягыннан да зур кызыксыну уята. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - халык мәнфәгатьләренә җавап бирү, бозылган хокукларын яклау гына түгел, аларны кисәтү мәсьәләсе дә мөһим.
Шулай итеп, 2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән 31.12.202020 ел, № 2463 РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.