Чираттагы күчмә кабул итү Югары Кибәхуҗа авылында узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында, Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую сроклары турында.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында, товарлар һәм хезмәтләр турында файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International