Әгәр заказны башкаручы мошенник булып чыкса

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Яңа сантехника җиһазларын (унитаз, кухня һәм ванна бүлмәсенә яңа раковиналар, смесительләр) сатып алганда, җитмеш яшьлек М. бу сатып алулар аңа бары тик шатлык кына китерер дип уйлаган.

Гражданка Алман илендә җитештерелгән кыйбатлы сантехникага акча кызганмый. Ләкин бу әйберләр хуҗага нибары ел ярым гына хезмәт күрсәтә.

Бервакыт өлкән яшьтәге хнаымның ишегенә шалтыраталар. Ике яшь кеше үзләрен кухня һәм сантехника җиһазларын ремонтлау буенча махсуслашкан «Профисервис» фирмасы белгечләре дип таныштыра. Гражданка таныш булмаган кешеләрне үз фатирларына кертеп кенә калмыйча, сантехниканы күрсәтергә дә риза була. Әлбәттә, «белгечләр » җитешсезлекләрне тиз таба һәм аларны бетерергә тәкъдим иткән. Рәхмәтле ханым риза була, тик тиздән бу адымы өчен үкенергә туры килә: ремонтчылар киткәннән соң, сантехника эшләүдән туктый, ванна бүлмәсендә кран кайнар суга күчерелми.

Телефон аша «Профисервис» фирмасына нигезле дәгъвалар белән шалтыратырга тырышулар уңышсыз булып чыга: килешүдә күрсәтелгән ике телефон да «челтәргә тоташмаган» булып чыга. Ремонтчылар белән килешү төзелгән, аның нигезендәа гражданка 8 мең сум акча түләгән. Казан территориаль органына М. традициягә кергән сорау белән мөрәҗәгать итте: «Нишләргә?»

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 29 статьясы нигезендә кулланучы, башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрен ачыклаганда, үз теләге белән башкаручыдан түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- башкарылган эшләрнең (күрсәтелгән хезмәтләрнең) җитешсезлекләрен түләүсез бетерү;

- башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;

- бер үк сыйфатлы материалдан башка әйберне бушлай ясау яки эшне кабат башкару. Шул ук вакытта кулланучы аңа элек бирелгән әйберләрне кире кайтарырга тиеш;

- үз көчләре яисә өченче затлар тарафыннан башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрен бетерү буенча аларга тотылган чыгымнарны каплау.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында алданган ханым кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация алды. Гражданка М.га дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны килешүдә күрсәтелгән компания адресына, мәҗбүри почта уведомлениесе белән җибәрергә тәкъдим ителде. Әгәр җибәрелгән кәгазь үз гамәленә кермәсә, намуссыз компаниягә карата радикаль чаралар күреләчәк.

Гадәттә, нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр үз өйләрендәә үк алдануга дучар булалар. Тагын бер кат искә төшерәсе килә: сак булыгыз! Очраклы кунакларга ышанмагыз! Өстәвенә, аларга товар яки ниндидер хезмәт өчен түләргә ашыкмагыз.  Гадәттә, йортлар буйлап ихтыяҗ булмаган товар белән эшләүче компания вәкилләре, яки мошенниклар йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International