«Эдельвейс» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Семинар барышында катнашучыларга товарларны һәм хезмәтләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Катнашучылар барысы да Россия Федерациясе Гражданнар кодексының «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм «Ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында»  22.11.1995 ел №171-ФЗ Федераль закон нормаларының төп нигезләмәләре, «Этил спиртын җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ һәм башка мәсьәләләр каралды.

Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешенчә исәпкә алу өлешендә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында мщглъмат, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International