Өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар белемен арттыру буенча семинар үткәрү турында

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Илдә икътисади һәм сәяси өлкәдә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, кулланучылар базары да ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин. Кеше сатып алудан баш тарта алмый торган азык-төлекнең сыйфаты тарихы, аннары депозитлар, коллекторларны яклау белән бәйле тарихларга хәзерге икътисад чорында интернет-мошенниклык та өстәлә.

Дистанцион һәм төрле сәүдәне намуссыз сатучыларның йогынтысы астына эләккән өлкән яшьтәге кешеләрне алдаулар арта бара, чөнки аларны кертемнәр, төрле отышлар, дару препаратлары буенча ялгыш юлга кертү кыен түгел.

Безнең һәрберебез - кулланучы, һәрберебез сатылган товар, күрсәтелгән хезмәтләр һ.б. сыйфатлы булыр дип өметләнә. Әмма еш кына алдашу белән дә очрашырга туры килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, өлкәннәрнең хокукый блеме дәрәҗәсен һәм кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүматлылыгын арттыру максатларында, 2021 елның 13 апрелендә, Бондаренко урамындагы Җиңү паркы территориясендә товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International