Матур һәм уңайлы яшибез: унитаз сайлау буенча белгеч киңәшләре

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең Комсомол базарында дежур тордылар.

Дежурлык вакытында сантехника сатучы шәхси эшмәкәр белән очрашу оештырылды. Бу сәүдә ноктасы очраклы гына сайланмаган, яз җитүгә, актив төзелеш эшләре башлана, ә сантехника, смесительләр һәм унитазларсыз булмый.

Очрашу вакытында күпьеллык стажы булган эшмәкәр унитаз сайлау буенча берничә киңәш бирде.

Гади генә булган унитазларны да сайлый белергә кирәк икән, чөнки төрле модель төрле үзенчәлекләргә ия. Товарны сайлаганчы, унитазларның бер берсеннән нәрсәсе белән аерылып торганын белергә кирәк: ул нинди характеристикаларга ия, аның нинди уңай һәм тискәре яклары булырга мөмкин.

Унитазларның идәнгә урнаштырыла торганнары, асылмалы һәм күчмә төрләре була. Идәнгә куела торган һәм күчмә вариантлар идәнгә беркетелә.  Мондый төр урнаштыру – киң таралган күренеш. Асылмалы унитазлар диварга яшерен монтаж яки инсталляции ярдәмендә беркетелә. Бөтен системаны плитка астында яки башка обшивка астына яшереп калдыралар. Мондый унитазны мөстәкыйль рәвештә монтажлау кыен, аны профессионалга ышанып тапшыру яхшырак.

Кайсы унитазга өстенлек бирергә? Бүгенге көндә унитазлар корыч, табигый таштан, фарфордан ясала, әмма иң киң таралган материал булып санфаянс кала. Санфаянс - ул ак балчык, аны яндыралар һәм эмаль яки глазурьның калын катламы белән каплыйлар. Каплаулар аны ватылулардан, ярылудан саклый, хезмәт итү вакытын озайта. Мондый унитазның уңай яклары - гадилеге, озак вакыт хезмәт итүе һәм кулай бәясе.

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, әлеге киңәшләр сезгә дөрес һәм уңайлы унитаз сайларга һәм яшәү өчен уңайлы булган товар сайларга ярдәм итәр дип өметләнәләр. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырып чыгарылган мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International