22 сәгатьтән соң «Кружка»да сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барышында, хосусый эшмәкәрнең «Кружка» кибетендә 22 сәгатьтән соң сыра сату факты ачыкланды. Аның эшчәнлегенең төп төре - азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләрен ваклап сату. Законнарны бозуга юл куелуга бәйле рәвештә, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, эш материаллары карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк.

Сатучы язма аңлатмада үз гаебен таныды: таныш булмаган ханымга ике банка «арзан булмаган» сыра сатуын күрсәтте, бу эш сәүдә ноктасы хуҗасы мәҗбүр итү сәбәпле эшләнгән.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International